Коры печән әзерләнә

Иске Кулаткы районының кыр эшчәннәре терлекләрне кышлату өчен зур әзерлек алып бара. Хуҗалыкларда печән чабу, сенаж әзерләү көннән-көн киң колач җәя.
Безнең районда 2293 гектарда күпьеллык үләннәр үстерелә һәм шушы мәйданның 1520 гектарыннан коры печән әзерләнә.
Коры печән әзерләүдә ИП “Латыйпов Р. Р.” крестьян -фермерлык хуҗалыгы аеруча активлык күрсәтә. Аның кырларында быел 100 гектарда күпьеллык үләннәр һәм 100 гектарда эспарцет үстерелде. Корылык булуга карамастан, эспарцеттан уңыш ярыйсы гына җыела. Әлеге хуҗалык бу культураның орлыкларын җитештерү белән дә шөгыльләнә.
Хуҗалыкның механизаторы Азат Абәйдуллин “МТЗ-80” тракторына махсус “ГВК” җайланмасы белән чапкан уңышны теземнәргә сала. Ә Рәис Алиев шундый ук тракторда “ПР-145 С” пресс җыйгыч аша печәннән рулоннар ясый. Көн кызу һәм эссе булуга карамастан, бу егетләр техникаларын бер дә туктатмыйча, үз вазифаларын төгәл үти.
ИП “Богданов Р. Ә.” крестьян-фермерлык хуҗалыгы һәр ел терлекләр өчен сенажны мул әзерли. Быел да биредә эшләр югары темпта алып барыла.
Терлек азыкларын әзерләүдә шулай ук “Вязовый Гай” һәм «Бахтеевка» производство кооперативлары, ИП “Аввәсов И. Ш.”, ИП “Хәбибуллин Р. К.” крестьян-фермерлык хуҗалыклары да уңай күрсәткечләргә ирешә.
Терлек азыклары әзерләү җәй буе дәвам итәчәк.
Р. Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4735

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.