23 мартта Төмәндә IX Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарының финал ярышлары төгәлләнде. Анда Ульяновск, Сенгилей, Чардаклы, Мәләкәс, Барыш һәм Иске Кулаткы районнары спортчыларыннан җыелган Ульяновск өлкә командасы катнашты. Иске Кулаткы районын Кәшаф Сәлимов, Расим Азизов, Венера Нәүмәтуллина, Әсгать Бикбаев, Рафаэль Яфаров, команда тренеры Рамил Таһирович Калюшев тәкъдим иттеләр. Ә Ульяновск өлкә җыелма командасын район администрациясенең физик культура, спортны үстерү һәм яшьләр ялын оештыру буенча бүлек начальнигы Рафаэль Дамирович Мадьяров җитәкләде.
2019 елдагы кышкы уеннар программасына тугыз спорт төре: гер күтәрү һәм шәһәр спорты, чаңгы ярышлары, полиатлон, сыер савучылар һәм механизаторлар ярышлары, спорт гаиләләре ярышлары, шулай ук шахмат һәм шашка буенча ярышлар кертелгән булган. Гомумән алганда, Ульяновск өлкәсе җыелма командасы бөтен Россия буенча 17 нче урынны һәм 350 меңгә якын халкы булган үз төркемендә 2 нче урынны алды. Бу Ульяновск өлкәсе командалары чыгышы тарихында иң яхшы нәтиҗә, диләр спорт белгечләре. Безнең спортчылар беркайчан да сынатканнары юк. Быел да шулай булды. Әлеге уңыш районыбыз, Ульяновск өлкәсе өчен зур горурлык.
С. Абитова.
Мар 27 2019
Җыелма команда сынатмады
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3105
Свежие комментарии