Хәрби әфганчы юлыннан.

Моннан 25 ел элек, 1989 елның 15 февралендә Советлар Союзы үзенең хәрби гаскәрләрен Әфганстан территориясеннән чыгарды. Бу илдә 620 мең офицер, прапорщик, сержант һәм солдат үзләренең интернациональ изге бурычларын үтәделәр. Алар арасында 15 051 солдат дус әфган халкына интернациональ ярдәм күрсәтүдә һәлак булды.
Безнең Иске Кулаткы районынының егетләре дә бу илдә үзләренең хәрби бурычларын башкардылар.
“Күмәк көч” район газетасы укучыларын без алар белән берәм–берәм таныштырырга булдык. Бүгенге сәхифәдә без газета укучыларын Иске Кулаткы эшчеләр поселогында гомер итүче Равил Зиннәтуллович Тимербулатов белән кыскача таныштырырга булдык.
Р. З. Тимербулатов 1961 елның 15 августында Иске Кулаткы эшчеләр поселогында туа. Иске Кулаткы урта мәктәбен тәмамлагач, шофер профессиясен үзләштерә.
Яшь егет 1979 елның ноябрь аенда Совет Армиясе сафларына чакырыла һәм үзенең изге бурычын Әфганстанда хәрби техникаларны йөртүче булып үти. Ике ел интернациональ бурычын үтәгән өчен “Сугышчан батырлыгы өчен”, “Рәхмәтле әфган халкыннан”,”Сугышчан интернационалист”, “СССР хәрби көчләренең 70 еллыгына”, “Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 20 ел” медальләре белән бүләкләнгән.
Совет Армиясе сафларыннан кайткач, Равил Зиннәтуллович Тимербулатов озак еллар Иске Кулаткы районының автохуҗалыгында намуслы хезмәт итте. Ул әфганчылар белән очрашуларда актив катнаша һәм яшь буын белән хәрби хезмәтен үтәгәндәге батырлыклары турында бик теләп уртаклаша.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2995

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.