Современный Мәнсура

Авылның очында, ике катлы коттеджда яшәүче, “Озын Мәнсура” бозау кадәрле эте белән чик сакчысы кебек капка төбенә чыкты да, сарыкларын ияртеп баручы Инсян картка:
— Ал сарыкларыңны! Өй каршымнан узмасыннар, капка алдымны пычраталар! Югыйсә этемнән талатырмын үзләрен, – дип җикеренде.
— Мәнсура, сеңелем, без бит авылда яшибез, элек – электән һәр өй каршыннан көтү-көтү булып сыеры да, сарыгы да, кәҗәсе дә узды һәм беркем дә моңа тыгызланмады. — Ник син алай тупас кылынасың? — дип гаҗәпләнде Инсян карт.
— Ул элек шулай булгандыр, ә без хәзер современный авылда, мал-туары юк булган авылда, культурный гына яшәргә тырышабыз, — диде русчалатып “Озын Мәнсура” этен сыйпап.
— Современный авыл, Современный Мәнсура, — дип үзалдына сөйләнеп китеп барды Инсян карт үз урамындагы бу хәлне башына сыйдырмыйча.
— Бу бит шофер Маннур кызы шулай кылына. Оныткан, оныткан бит үзенең катык ашап үскән чакларын.Катык ашап үскән дә, ай-һай үзгәргән Мәнсура.
Мәнсура гына түгел, авылның да элеккеге йөзе кайдадыр: үзгәрә, югала бара бугай. Элек елларда авылда сыер, сарык асрамый торган кешеләрдән көлсәләр, хәзер “современный Мәнсуралар” мал-туар асраучылардан көлә башладылар. Бу авылның асты өскә килде дигәнне аңлата түгелме соң?!
Бусы бер хәл, әле моның янына башкаларын да тезештерергә була бит. Кайберәүләр авыл морҗасыннан чыккан төтенен дә яратмый башладылар инде. Соңгы вакытларда Инсян картның уң яктагы күршеләре: “Бабай мунчаңның төтене авызыбызга керә, хәзер мунчасыз да яшәп була бит”, – дип йомшак кына аңа душ кабинасын алуны тәкъдим иттеләр.
Авыл очында “Озын Мәнсурага” — сарыклар, уң як күршегә — мунча төтене, сул як күршегә әтәч кычкырганы ярамаса, Алла белсен, гомере буе авылны үз иткән Инсян картка киләчәктә ничек яшәргәдер?
Рөстәм Арифуллин.
Иске Кулаткы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1636

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.