Иң мөһиме Ходай безне ташламасын, Бәрәкәтле, мул тормышлар насыйп итсен! Барчабызга озын гомер бүләк итеп, Борчуларны, кайгыларны алып китсен!
Рубрика: Религия
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7943
Апр 12 2023
Мәчеттә ифтар мәҗелесе узды
11 апрельдә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең «Гани» мәчетендә ифтар мәҗелесе узды. Бу күркәм чарага әлеге мәхәлләгә йөрүче абыйлар һәм апалар, башка мәчетләр имамнар һәм район җитәкчеләре чакырылган иде. Район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев, район Башлыгы Л.Ф. Богданова һәм Ульяновск өлкәсенең көньяк мөхтәсибәте мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Яфаров бирегә җыелучыларны Рамазан ае белән котлап, изге теләкләрен юлладылар. …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7886
Апр 06 2023
Ифтар мәҗлесе
5 апрельдә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә район ифтар мәҗлесе булып үтте. Әлеге мөһим чарага 250дән дә артык мөселман кардәшләребез чакырылган иде. Бу күркәм мәҗлеснең төп спосорлары булып районыбызның малтабарлары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре иде. Моның турында материалны “Күмәк көч” район газетасының киләсе номерында укырсыз.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7819
Апр 03 2023
«Җәмигъ» мәчетендә ифтар ашы
1 апрель көнне «Җәмигъ» мәчетендә хатын-кызлар өчен ифтар ашы оештырылды. Иске Кулаткы районы Башлыгы Л.Ф.Богданова якташларыбызга изге теләкләр юллап, мәчет мәхәлләсенә мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм күрсәткәннәре, яшьләрне дингә җәлеп итүләре өчен рәхмәт белдерде. Барчабызның тоткан уразалары кабул булсын. Бу изге айда күбрәк изгелекләр эшләргә тырышыйк
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7772
Мар 31 2023
«Сафия» мәчетендә ифтар мәҗлесе
30 мартта Иске Кулаткы эшчеләр поселогының «Сафия» мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырылды. Бу изге чарага бихисп мөселманнар җыелган иде. Дин кардәшләребез каршында Иске Кулаткы районының Башлыгы Л. Ф. Богданова. Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев чыгышлар ясап, аларны Рамазан ае белән тәбрик иттеләр. Мөселманнар бердәм булып догалар кылдылар һәм изге ниятләрен багладылар.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7731
Мар 29 2023
Мәчетебезнең тормышы
Мәчет — һәрбер авылның күрке булып тора. Ул — мөселманнарны берләштерүче, очраштыручы изге урын да. Мосеевка авылы мәчетенең манарасы 1993 елның маенда куелган. Агымдагы елда мәчетебез 30 еллык юбилеен билгелиячәк. Әлеге изге урынны торгызуда барлык авыл халкы да зур тырышлык куйган. Яшьләрне мәчеткә җәлеп итүдә, динебезне үстерүдә имамнарыбызның роле шактый. Төрле елларда авылдашларыбыз: Зиннәт Алиев, …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7701
Мар 24 2023
Изге җомга көне белән райондашлар!
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7628
Свежие комментарии