Рубрика: Культура

Чыршы тирәсендә бәйрәм

22 декабрьдә  район мәдәният йорты каршында Яңа елның  төп  бизәге — үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Кыш бабай һәм Кар кызы  бәйрәмгә килүчеләргә матур теләкләрен  җиткерделәр. Ә инде балалар сәнгать мәктәбе укучыларының музыкаль чыгышлары бәйрәмне бизәде. Балалар  чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән йөреп, күңел ачты.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6461

Балалар өчен викторина

21 декабрьдә  Иске Кулаткы   үзәк   балалар китапханәсендә   «Китаплар —  иң яхшы дуслар»  исемле  викторина үтте.  Балалар сорауларга җаваплар кайтардылар,   яраткан  әкиятләрен  искә төшерделәр, үзләрен әкият геройлары итеп хис иттеләр. Чарада катнашучылар үзләрен чын эрудитлар һәм  китап укырга яратучылар  итеп күрсәттеләр.    

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6421

Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булды

Бүген иртән җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова вафат булган. Эльмира Сөләймановага 40 яшь иде.  Аны Чаллыда җирлиләр.        

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6366

Өлкә җыелышында катнаштылар

10 декабрь көнне Ульяновск шәһәренең Тататр мәдәният үзәгендә өлкә милли-мәдәни автономиясенең ел нәтиҗәләре буенча Башкарма комитеты җыелыш узды. Әлеге чарада Иске Кулаткы районы Башлыгы Л.Ф. Богданова җитәкчелегендә делегациясе да катнашты. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6275

Каз өмәсендә

Иске Кулаткы «Гөлчәчәк» балалар бакчасында  әби-бабаларыбыздан  килгән  гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калу һәм балаларга крсәтү максатыннан зур эш башкарыла һәм төрле чаралар үткәрелә. Биредә ел саен үткәрелә торган балалар Сабан туе — бакчаның йөзек кашы булып тора һәм  бихисап балаларны җыя.  Бүген биредә милли бәйрәмнәрнең берсе — Каз өмәсе үткәрелде.  Балалар матур милли киемнәр киеп, …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6185

Ятимнәр аналарына

Ана – ана була аламы соң? Үз баласын әгәр ташласа. Үстергәне Ана буладыр шул, Йөрәгенә кысып назласа. Без биш бала үстек тәрбиядә, Матур үтте безнең балачак. Әткәй – әнкәй яшәделәр, Бар назларын безгә багышлап. Нәрсә булды сиңа бүген дөнья? Ни булды дим, сорыйм, ачынып? Балалар йортлары сабыйлар белән тулган, Аналары йөри шашынып. Ә балалар тәрәзә …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6117

Әниләр көненә бәйрәм

28 ноябрь көнне район мәдәният йортында «Көзге моңнар» иҗат фестивале кысаларында Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте.  Районыбызның  үзешчәннәре  чыгышлары   белән  тамашачыларны куандырдылар. Тантаналы өлештә район Башлыгы Л.Ф. Богданова матур теләкләрен юллап, хезмәтләрендә уңышка ирешкән әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6096