Якташыбызның истәлегенә турнир

4 ноябрь көнне Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Иске Кулаткы, Радищево һәм Павловка районнарының юл хуҗалыгы җитәкчесе, районда юллар төзүдә һәм яңартуда зур өлеш кертүче якташыбыз Рәфать Абдулхалимович Хөснетдинов истәлегенә багышланган волейбол буенча икенче ачык район турниры үтте.

Спорт бәйгесендә Евлашево эшчеләр поселогының (Пенза өлкәсе), Хвалынск шәһәренең (Саратов өлкәсе), Тольятти шәһәренең (Самара өлкәсе), Павловка һәм Иске Кулаткы эшчеләр бистәләренең, Мосеевка авылының спортчылары катнашты.

Тантаналы өлештә район Башлыгы Л.Ф. Богданова, район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев, Ульяновск өлкәсенең табигать һәм экология Министры Г. Э. Рәхмәтуллина, «ТАН» оешмасының генераль директоры Р.Р. Хөснетдинов катнаштылар.

Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны «ТАН» оешмасы командасы җиңү яулады. Евлашево эшчеләр поселогы (Пенза өлкәсе) — икенче, «Җәмигъ» (Иске Кулаткы эшчеләр поселогы) командалары өченче урыннарга чыкты.

Тулырак материалны газетаның  45 санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9995

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.