Туган көнегез, котлы булсын!

Хөрмәтле Ильдар Шакирович Магдеев! Сезне туган көнегез белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм тормышыгызда иминлек телибез. Районның социаль-икътисадый торышына зур игътибар бирәсез, яңалыклар белән бергә атлыйсыз, куйган максатыгызга ирешү өчен бар көчегезне куясыз. Бай тәҗрибәгез һәм алга карап эш итә белүегез сезнең эшчәнлеккә олы этәргеч бирә.

Сезне ихластан күркәм бәйрәмегез белән тәбрик итәбез, корычтай нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә бары тик уңышлар гына телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын.

Изге теләкләр белән «Күмәк көч» район газетасы редакциясе.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9965

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.