Авыл хезмәтен үз итсәң

Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре күптән түгел генә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу тармакның бүгенге торышы, башкарылган эшләре турында без Иске Кулаткы район администрациясенең авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү идарәсе баш белгече Ирфан Камилович Аделовка мөрәҗәгать иттек.

— Ирфан Камилович, бүген безнең районда сөрүлек һәм чәчүлек җирләрнең торышы нинди хәлдә?
— 2023 елның беренче октябренә Иске Кулаткы районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре карамагында 49 488 гектар сөрүлек җирләр исәпләнә. Шуның 41 199 гектары чәчүлек мәйданнар, 8 289 гектары пар җирләр тәшкил итә. 2022 елда чәчүлек җирләр 38 065 гектар булса, быел ул 3134 гектарга артты. Агымдагы елны авыл хуҗалыгы предприятиеләре 25818 гектарда — бөртекле, 11 337 гектарда- техник, 4440 гектарда терлек азыгы культуралары үстерделәр. Техник культуралардан 9487 гектары көнбагыш һәм 1700 гектары җитен тәшкил итте. 2023 елда 46 941 тонна бөртек (2022 елда 43 641тонна) җыелды һәм һәр гектардан уртача 18,7 центнер уңыш тәшкил итте. Ә “Юсупов А. Ш.” һәм “Курмакаева А. С.” крестьян-фермерлык хуҗалыкларында бу күрсәткеч тиңдәшле рәвештә 30,8; 29, 8 центнер тәшкил итте.
— Кышлату чорына терлек азыкларын хәзерләү эшләренең барышы турында да нәрсә әйтә аласыз?
— Гомумән, кыр эшләрен алып баруга авыл хуҗалыгы техникаларына, ягулык-майлау материалларына хаклар арту тискәре йогынты ясады. Ләкин шуңа карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә агымдагы елда маллар өчен нормасыннан артык азыклар хәзерли алдык. Бүген хуҗалыклар һәр терлек башына уртача 34 шартлы азык берәмлеге ясауга иреште яисә 1,5 еллык запас булдыра алды дигән сүз. Терлекчелек өлкәсендә хәлләр шәп түгел шул, моны һичтә яшереп булмый. Югарыда запас азыклар турында әйтелгән саннар терлекләрнең аз булуы турында сөйли дә инде. Малларның кимүе аларның продукциясенә хаклар түбән булуы белән турыдан-туры бәйле. Мәсьәлән, итнең дә сөтнең дә хакы бик түбән. Сөтнең бер литры 27 сум булганда, терлекчелек өлкәсендә булган чыгымнар акланмый. 2022 елның беренче октябренә районыбызда 1695 баш мөгезле эре терлек иде, ә быел шул вакытка бу сан 1332 башка төште. Савыла торган сыерлар элек (2022ел) 663 баш булса, хәзер аларның саны 590 баш булды. Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда да терлекләр санының кимүе күзәтелә. Халыкның йортларында 2022 елда 1235 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 216 баш сыер үстерелсә, хәзер аларның саны тиңдәшле рәвештә 1044 һәм 198(сыер) баш тәшкил итә.

Тулырак материалны газетаның  43нче санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9837

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.