Юл хезмәтчәннәрен котладылар

15 октябрь – юл хезмәтчәннәре көне.  Шушы уңайдан 13 октябрьдә Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының урынбасары И.Х. Ахмедов һәм Иске Кулаткы шәһәр поселениесе Башлыгы И. М. Сәйфуллин җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” оешмасының коллективы белән очрашты. Алар юлчыларны киләсе матур бәйрәмнәре уңаеннан кайнар тәбрикләп, хезмәт алдынгыларына Почет грамоталары тапшырдылар.

Очрашуда шулай ук Иске Кулаткы район адмистрациясенең юллар эшчәнлеге буенча баш белгече Р. Ш. Кушаев, әлеге оешманың баш мастеры И. Р. Кадермәтов әлеге коллективка шулай ук үзләренең котлауларын җиткерделәр.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9738

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.