Укытучылар бәйрәмендә

5 октябрьдә  Иске Кулаткы район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде. Хөрмәтле укытучыларны һәм әлеге тармакта хезмәт иткән ветераннарны район администрациясе Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы И.Х.Ахмедов һәм Иске Кулаткы шәһәр поселениесе Башлыгы И.М.Сәйфуллин котладылар.
Хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән дәвам итте. Әлеге чарада укучыларның һәм ата-аналарның видео котлаулары да күрсәтелде. Хөрмәтле укытучыларыбыз котлаулар кабул итеп,рәхәтләнеп ял иттеләр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9674

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.