Авылым болыны,
Болыным таллары
Дисбе күк колмаклар
Тагылган
Аларга карыйм да күкләргә
Эндәшеп,
Әнкәмне юксынып сагынам.
Болыным колмагы,
Әнием куллары
Өзгәннәр аларны берәмләп
Ачыткы ясаган, чүпрәгә
Йомышка
Килгәннәр хатыннар бергәләп.
Әнием куллары,
Әнием камыры
Хуш исе авылга таралган.
Балачак хис белән колмаклы
Икмәкне
Тәм итсә идем, эх, яңадан.
Әнием күзләрн,
Сагыну хисләрен
Колмаклар гел искә
Төшерә
Елмаеп көлә ул, кулында
Зур икмәк
Гел шулай керәдер төшемә.
РӨСТӘМ АРИФУЛЛИН.
Свежие комментарии