Мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә

29 августта Иске Кулаткы район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә директорлары җитәкчелегендә район мәктәпләре делегацияләре, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре мөдирләре, балалар сәнгать мәктәбе, балаларга өстәмә белем бирү үзәге, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Иске Кулаткы механика — технология колледжы укытучылары, фәннәр буенча методик берләшмәләр җитәкчеләре җыелды. Бу мөhим чарага алдан ук зур әзерлек эшләре башкарылды, атна дәвамында укытучыларыбызның методик берләшмәләре эшләде, алар анда яңа эш алымнары белән таныштылар hәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Конференция эшендә Иске Кулаткы районы Башлыгы Л. Ф. Богданова, Иске Кулаткы район администрациясенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. А. Богданова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы З. А. Кадырова һәм Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин катнашты. Киңәшмә башланыр алдыннан укытучылар район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән музыкаль котлауларны тыңладылар. Ә инде Татарстан Республикасының халык артисты, күренекле якташыбыз Мөнир Якуповның музыкаль чыгышы бщйрщмгщ ямь өстәде. Район мәдәният йортында шулай ук төрле тематик күргәзмәләр дә эшләде.

Киңәшмәдә ел дәвамында төрле уңышларга ирешкән мәгариф хезмәткәрләре, тәрбиячеләр һәм укытучы-ветераннар хөрмәтләнде. Конференциядә узган уку елына анализ ясалды, яңасына бурычлар билгеләнде. бүләкләр алды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9309

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.