Курск дугасындагы сугыш онытылмый

23 август көнне совет гаскәрләре Курск сугышында җиңү яулый. Россиядә бу көн Хәрби дан көне буларак билгеләнә. Шушы уңайдан без Курск сугышында һәлак булучы якташларыбызны искә алабыз һәм исәннәрне хөрмәтлибез. Хәзерге вакытта районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннары арасында Курск сугышында катнашкан ветераннардан Иске Кулаткыдан Җ.А. Усманов кына калды. Аңа үзен кызганмый, фашист илбасарларына каршы көрәшеп, батырлык үрнәге күрсәткәне һәм Бөек Җиңүне якынайтканы өчен зур рәхмәт белдерәбез. Ходай Сезне тән һәм зиһен саулыгыннан аермасын иде.
Быел илебез Бөек Ватан сугышында иң хәлиткеч бәрелешләрнең берсе — Курск сугышының 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Курск дугасындагы сугыш 1943 елның 5 июленнeн 23 августка кадәр дәвам итә.
Немецларның hөҗүме 1943 елның 5 июлендә төнге сәгать өчтә башлана. Өч атна дәвамында барган сугышларда дошман гаскәрләре зур югалтулар кичерәләр hәм Кызыл Армиянең оборона позицияләрен өзә алмыйлар.
Бу көннәрдә Прохоровка авылы тирәсендә (Белгородтан 30 чакрым төньяк-көнбатыштарак) Икенче бөтендөнья сугышындагы иң зур hәм дәhшәтле танклар сугышы була. Фюрерның шәхси боерыгы белән сугышка кертелгән “Рейх” hәм “Адольф Гитлер” СС танк дивизияләренә каршы совет командованиесе генерал П.А.Ротмистров (1901 — 1982) җитәкчелегендәге 5 нче гвардия танк армиясен җибәрә. Сугыш кырында 1200 танк бәрелешә. Совет гаскәрләре – 500 хәрби машина, немецлар 400 танк hәм үзйөрешле артиллерия җайланмасын югалталар, ләкин фашистлар hөҗүме туктатыла. Бу сугышта 2 миллионга якын кеше, алты мең танк, дүрт мең самолет катнашкан. Элеккеге чорлардан аермалы буларак, немец гаскәрләре оборонада да зур югалтулар кичерәләр.
Совет гаскәрләренең 1943 елның җәендәге уңышлары сугышта тамырдан борылышның төгәлләнүен күрәтә.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9275

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.