22 августта илебездә Россия Флагы көне билгеләнә. Бәйрәм уңаеннан бүген район мәдәният йортында тантана узды. Район Башлыгы Л.Ф. Богданова һәм район администрациясе Башлыгының урынбасары И.Ө. Хәсәнов райондашларны Россия Флагы көне белән котладылар. Бәйрәм кысаларында хезмәтләрендә уңышларга ирешүче райондашларга Почет Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Ә инде паспорт алучы яшь гражданиннарга бу көн икеләтә бәйрәм булды.
Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.
Свежие комментарии