Паркта — тантана узды

11 августта   Яшьләр паркында Физкультурачы һәм Төзүчеләр көннәре уңаеннан тантаналы чара үтте. Бәйрәмгә әлеге тармакта хезмәт итүчеләр, әлеге тармаклар ветераннары чакырылган иде. Район Башлыгы Л.Ф. Богданова һәм район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев райондашларга котлауларын җиткереп, ихлас теләкләрен юлладылар. Әлеге тармакларда намуслы хезмәт итүчеләргә һәм ветераннарга Почет грамоталары тапшырдылар. Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Марат Батыршин да физкультурачыларга җылы теләкләрен юллады һәм Почет Грамоталары тапшырды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль чыгышлары белән бәйрәмне бизәде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9186

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.