Герой истәлегенә — туристик слет

8 июльдә якташыбыз, Россия Герое, хәрби летчик, 55 нче аерым вертолет полкы командиры Р.М. Хәбибуллинның һәлак булуына 7 ел тулды. Геройның туган авылылында аның истәлегенә багышлап төрле чаралар узды. Биредә район җитәкчеләре, Геройның якыннары, хәрби хезмәттәшләре, бихисап кунаклар, авыл халкы катнашты. Тантаналы митингтан соң, кунаклар Р.М. Хәбибуллинның каберенә барып догалар кылдылар, аны искә алып чәчәк бәйләмнәре куйдылар.

Шулай ук Терешка елгасы буенда традицион туристик слет узды. Турнирның тантаналы өлешеннән соң, Иске Кулаткы район командалары, Сызрань вертолет училищесы хәрбиләре, Павловка район командасы көч сынаштылар. Турнирның нәтиҗәләре белән “Күмәк көч” район газетасы битләрендә таныша алырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8916

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.