Җиңү көне уңаеннан Мосеевка авылы клубында бәйрәм тантанасы узды. Сәхнәдән котлаулар яңгырады, бер минутлык тынлык белән Бөек Ватан сугышында һәлак булучы мосеевкалыларны искә алдылар. Һәйкәлләргә авылның өлкәннәре веноклар куйды. Патриотик җырлар бәйрәмгә ямь өстәде.
Тантана машина-трактор мастерскоенда (МТМда) чәй табыннары артында дәвам итте. Бирегә тыл хезмәтчәннәре,сугыш елы балалары,әфганчылар һәм Чечен сугышында катнашучылар чакырылган иде. Әлеге очрашуны оештыруга авыл фермеры Р.К.Хәбибуллин һәм мәчет матди ярдәм күрсәтте.
Чара җылы атмосферада үтте.Кунаклар бер-берсе белән аралашып, рәхәтләнеп ял итте.Ә инде авыл клубы хезмәткәрләре, үзешчәннәр музыкаль чыгышлары белән очрашуны ямьләндерде.
Май 10 2023
Җиңү көненә тантана булды
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8257
Свежие комментарии