Истәлекле очрашу

Ульяновск өлкәсе мөфтиенең укыту эшләре буенча урынбасары Фәһим хәзрәт Гиниятуллин һәм Иске Кулаткы эшчеләр поселогы “Әнвәр” мәчетенең баш имамы Сәерхан хәзрәт Ахмеров агымдагы елның апрель азагында Украинага сәфәргә чыктылар.

Алар биредә өлкәбездән  махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз белән җылы итеп күрештеләр. Әлеге очрашуда дин әһелләре ир-егетләргә өлкә мөфтияте һәм районыбызнызның халкы исеменнән бүләкләр тапшырдылар һәм үзләренә багышлап изге догалар кылдылар.

Шушы көннәрдә алар туган якларыбызга кайтып,  бу очрашу турында үзләренең фикерләре белән уртаклашачак.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8213

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.