Бүген Россиядә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Әлеге тармакта фельдшерлар, диспетчерлар һәм машина йөртүчеләр эшли. Алар һәрберсе кеше гомерен саклап калу өчен бөтен көчләрен биреп эшлиләр hәм һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер. Көн-төн алар кешеләр сәламәтлеге һәм гомере сагында тора, үз-үзләрен онытып, тәүлекләр буе вакытларын хезмәттә үткәрәләр.
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Свежие комментарии