21 апрель — Җирле үзидарә көне

Хөрмәтле үзидарә хезмәткәрләре һәм әлеге тармак ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Бүген җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисади халәте, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык хисе, үз-үзеңне һәрвакыт контрольдә тотуны, тәртипле булуны таләп итә. Үз халкыңа хезмәт итүдән дә дәрәҗәлерәк һөнәр юк.

Сезгә туган төбәгебез, халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәр һәм эшләр өчен нык сәламәтлек, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телибез.

Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.

И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8028

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.