Профилактик чаралар дәвам итә

24 март — Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Әлеге авыруны профилактикалау айлыгы кысаларында район больницасы табиблары оешма-предприятиеләрдә булып, туберкулезга каршы көрәш чаралары турында аңлатмалар бирәләр. Чираттагы шундый очрашу 31 март көнне Иске Кулаткы урманчылыгында узды. Район больницасының терапевты, участок табибы Равилә Абдулхаевна Бикбаева хезмәткәрләргә туберкулезны профилактикалау чаралары, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, тәмәке тарту һәм алкогольнең зыяны турында сөйләде. Шулай ук табиб елына бер тапкыр флюрография үтү кирәклеге турында искәртте, физик активлык турында буклетлар тапшырды. Соңыннан хезмәткәрләрнең кан басымы да тикшерелде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7747

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.