40 ел китапханәче булып эшләгән

11 март көнне Иске Кулаткы районында гомер итүче Сәгадәт Исмаиловна Аввәсова үзенең матур гомер бәйрәмен – 85 яшьлек юбилеен каршылады. Шушы уңайдан аны бала-оныклары, якыннары ихластан тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Коллегалары – китапханә хезмәткәрләре дә Сәгадәт Исмаиловнаны онытмыйлар, аның белән очрашып, аралашып яшиләр.13 март көнне Үзәкләштерелгән китапханә челтәре директоры Наилә Хамзевна Улюкаева олы юбилярның өенә барып, аны гомер бәйрәме уңаеннан котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Сәгадәт апа озын гомер юлы узган, намуслы хезмәте белән районыбызда ихтирам яулаган шәхес. Ул 40 ел гомерен китапханәдә хезмәт итүгә багышлаган. Хезмәт кенәгәсендә дә ике генә язу – эшкә кергән һәм лаеклы ялга киткән көне теркәлгән. Үзе, олы яшендә булуына карамастан, бүген дә актив, хәрәкәтчән, бик аралашучан кеше. Биш вакыт намазын калдырмый, ислам дине кануннары буенча яши.
Бала чагы, яраткан эше, гаиләсе турында бик теләп сөйләде ул. Бала-оныклары белән чиксез горурлануын белдерде.
Россия Федерациясенең хезмәт ветераны Сәгадәт Исмаиловнага нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының хөрмәтендә тагын озак еллар гомер итәргә насыйп булсын!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7473

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.