25 февраль көнне Бахтеевка авылында матур традиция буенча Май чабу (масленица) бәйрәме гөрләде. Иске Кулаткы район җитәкчелеге исеменнән үзенең тәбрикләүләрен район администрациясе Башлыгының беренче урынбасары И.Ө.Хәсәнов җиткерде. Бәйрәм җыр-биюләр, уен-көлке белән үрелеп барды. Тәм-томнар, бәйрәм символы булган беленнәрдән авыз итү, төрле конкурсларда катнашу да бик матур төстә оештырылган иде.
Соңыннан халык бергәләп кышны озатты — Карачкы яндырып, изге теләкләрен теләде. Һәм якынлашып килүче язның уңышлы, матур килүенә өметләр баглап, күтәренке кәефләр белән өйләренә таралды.
Фев 27 2023
Май чабу бәйрәмендә
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7309
Свежие комментарии