«Актив озынгомерлелек» әгъзалары белән очрашу

«Социаль десант» региональ проекты кысаларында балалар сәнгать мәктәбендә өлкән буыннарның мәйданчыгы оештырылды. Әлеге чарага «Актив озынгомерлелек» үзәге әгъзалары чакырылган иде. Чараны район администрациясе урынбасары Г.Ә. Богданова ачып җибәреп, очрашуның максатлары һәм өлкәдән килгән кунаклар белән таныштырды.
Иске Кулаткыдагы халыкны социаль яклау бүлеге мөдире Р.М. Тимербулатов райондагы «Актив озынгомерлелек» үзәгенең эшчәнлеге һәм уңышлары турында сөйләде. « Тормыш гармониясе» үзәге җитәкчесе З.Н. Аксенова өлкән яшьтәге гражданнарның һәм «көмеш волонтерланың» эшчәнлеге турында сүз алып барды.
Өлкә социаль үсеш Министрлыгының өлкән буын гражданнарны, ветераннарны, инвалидларны тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Н.С. Макарова да регионда өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар артуы, алар катнашында тцрле конкурслар, ярышлар оештырылуы, гуманитар ярдәм җыюда аларның роле турында ассызыклады.
Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7120

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.