16 январьда Иске Кулаткы тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 4 «А» һәм 4 «Б» сыйныфлары укучылары сыйныф җитәкчеләре Ә.Ф. Мавлютова һәм Д.А. Джаббарова белән булдылар.
Музей директоры Р.М. Байбикова балаларга Ульяновск өлкәсе оешуга 80 ел тулу уңаеннан тарих сәгате үткәрде, өлкәнең барлыкка килү тарихы, казанышлары, танылган кешеләре һәм урыннары турында сөйләде һәм музей буенча экскурсия үткәрде.
Свежие комментарии