12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне

Хөрмәтле райондашлар!
Бу көнне илебезнең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе — Конституция көнен билгели. Конституция — ул илнең төп Законы. Илебез шушы Закон нигезендә яши. Җәмгыятебездә гражданнар тынычлыгы һәм татулык та шушы Законга нигезләнгән. Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйбыз. Тормышыгыз имин, эшләрегез уң булсын. Барыгызга да тынычлык, саулык, бәхет, уңышлар телибез.
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6281

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.