12 декабрь — Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көн

1993 елның 12 декабрендә бөтен халык сайлауларында Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителә һәм шул ук елның 25 декабрендә ул үз көченә керә, «Российская газета»да басылып чыга. Әлеге төп документ өстендә 3,5 ел дәвамында меңләгән кеше эшли.
Империя заманнарында ук Конституция кертүгә берничә омтылыш була: Василий Шуйский, Екатерина II, Александр I.
Конституциянең беренче версиясе моннан йөз ел элек— 1918 елда революциядән соң кабул ителә. СССР өч Конституция (1924, 1936 елгы — «Сталинныкы», 1977 елгы — «Брежневныкы») белән яшәп ала.
СССР таралганнан соң, 1993 елда кабул ителгән Россия Конституциянең 1971 елгы төп законнан 18 зур аермасы бар. 1991 елның ноябреннән 1992 елның декабренә кадәр Конституциягә 400дән артык төзәтмә кертәләр. Борис Ельцин президент булганда шәхсән үзе Конституцион җыелыш хуплаган 15 төзәтмә керткән.
1999 һәм 2005 елда Россия Конституциясе экземплярлары космоска да менеп төшә. Россия Конституциясе бары тик рус теле сүзләрен кулланып кына язылган. Анда чит телләрдән кергән бер генә сүз дә юк. Конституциянең иң төп нөсхәсе Мәскәү Кремлендә, президент китапханәсендә саклана. Ул президент инаугурациясе өчен генә кулланыла.
Россия Конституциясе илнең төп документы. Ул дәүләтнең конституцион корылыш нигезләрен, дәүләт төзелешен, башкарма, суд һәм җирле үзидарә органнарының, кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген билгели. РФ Конституциясе илдәге иң төп документларның берсе булуына карамастан, аны үзгәртү өчен тәкъдимнәрне бары тик Президент һәм хөкүмәт кенә бирә ала. 2020 елның җәендә әлеге документка берничә төзәтмә кертелде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6278

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.