Яңа Кулаткы авылында да тиздән модульле фельдшер-акушерлык пункты эшли башлаячак. Үткән атнада тимер субайлар (сваи) өстенә дүрт әзер модуль куелды. Шуннан соң түбә урнаштырылды.
Тиздән инде әлеге объект куллануга тапшырылачак. Монда инде авыл халкына җылы, якты бүлмәләрдә яңа медицина җиһазлары ярдәмендә хезмәт күрсәтелер дип өметләнәбез. Хәзер инде бинага косметик ремонт ясау эшләре корылган.
Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.
Свежие комментарии