Бүген, ягъни 24 октябрьдә, Росссия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз, хәрби очучы, әлеге мәктәпнең элеккеге укучысы Тимур Кипчатовның истәлегенә мәрмәр такта ачу тантанасы үтте. Әлеге чарада Тимур Кипчатовның гаиләсе, район җитәкчеләре, мәктәп коллективы һәм укучылар катнашты. Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.
Окт 24 2022
Якташыбыз истәлегенә — мәрмәр такта
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5758
Свежие комментарии