Куркулыктан нинди дога укырга кирәк?

Беренчедән, мөселман кешесе күңеленә нинди генә курку кермәсен, Аллаһ Тәгалә ул куркуны бетерергә кодрәтле икәненә ышанырга һәм балаларын да шуңа өйрәтергә тиеш. Нинди генә курку-авырлык килмәсен, Раббыбызда сыену табарга кирәк. Икенчедән, күңелгә шом кергәндә, түбәндәге догаларны кылсагыз, иншаллаһ, Аллаһ Раббыбыз тынычлык бирер:
«Әгүзү билләһи минәшшәйтанирраҗим» кәлимәсен әйтү;
“Аятел-көрси”;
“Бәкара” сүрәсенең соңгы ике аяте («Әмәнәррасүлү…»);
“Ихлас” (Көлһүәлла), “Фәлакъ” һәм “Нәс” сүрәләрен уку;
Көне саен иртән һәм кичен өч тапкыр: «Бисмилләһилләзи лә ядурру мәгасмиһи шәй`үн фил-арды вә лә фиссәмә вә һүәссәмигул-галим»;
Көн саен иртән һәм кичен өч тапкыр: «Әгүзү би кәлимәтилләһит-тәммәти мин шәрри мә халякъ».
Аллаһ Тәгалә үзегезне, балагызны һәм барчабызны бәла-казалардан имин кылсын, күңелләребезгә тынычлык бирсен!

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5641

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.