Алар чәчүгә әзер

Апрель аеның җылы көннәре авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә кыр эшләренең якынаюы турында хәбәр сала. Бу җаваплы кампаниягә Мосеевка авылындагы “Хәбибуллин Р. К.” крестьян-фермерлык хуҗалыгының кыр эшчәннәре тулаем хәзерлектә торалар.- Язгы чәчүне башлап җибәрер өчен, кыш айларында барлык уңай шартларны булдырдык. Механизаторларыбыз техникаларын җайлап хәзерлек линиясенә тезеп куйдылар. Һава шартлары уңай мөмкинлекләр тудыруга, без бердәм булып кырга чыгачакбыз. Быел план буенча 327 гектарда — берьеллык үләннәр, 60 гектарда — солы, 250 гектарда көнбагыш чәчүне планлаштырабыз. 2020 елның көзендә 383 гектарда уҗым культуралары чәчеп калдырдык, аларның торышы бүгенгә уртача. Чәчүлек мәйданнарында шулай ук 150 гектарда күпьеллык үләннәр (эспарцет) үсә, — дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Ришат Касыймович Хәбибуллин. Дәвамын газетаның 14 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4507

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.