Фев 03 2021
Карлар киртә түгел
Быел январь ае аеруча карлы булды. Явым-төшемнең — күп, техника санының азрак булуы сәбәпле, урамнарны бер үк вакытта тиз генә кардан чистарта алмадылар. Вакыт үткәч, билгеле, бу киртәләр юк ителде.
Кышкы юлларда уңай хәрәкәт итү өчен җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” җәмгыяте районыбызда озак еллар сыйфатлы эш алып бара. Январь буе бу оешманың хезмәткәрләре бер минут та тик тормады. Техникалар юлларны чистартканнан соң, юл читләрендә бихисап кар өемнәре барлыкка килде. Шуңа күрә районыбызның юлчылары карларны машиналарга төяп, махсус урыннарга ташыдылар. Ә аерым эшчеләр техника керә алмый торган участокларны хәтта көрәкләр белән чистартты. Бу эшләр хәзер дә дәвам итә.
Р. Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4256
Свежие комментарии