Һәрберебез үрнәк алсын

Шушы көннәрдә район буенча социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Иске Кулаткы муниципаль берәмлегендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!” дигән хәйрия акциясе оештырдылар. Бу чара алар тарафыннан матур гадәт буларак ел саен үткәрелеп килә. Акциянең төп максаты — мөмкинлекләре чикләнгән балаларның күңелләрен күрү, аларга аз булса да шатлыклы мизгелләр бүләк итү.
Гадәттәгечә быел да әлеге акциянең спонсорлары Иске Кулаткы район үзәгеннән Ахмеровлар гаиләсе булды. Нурия Сәльмановна белән Сәерхан Абдуллович ел саен “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!” хәйрия акциясендә катнашып, мөмкинлекләре чикле балаларга бүләкләр тараталар. Быел да алар традицияләрен үзгәртмәделәр һәм барлык инвалид балаларга татлылар тулы пакетлар белән китаплар тапшырдылар. Социаль яклау бүлеге белгечләре бүләкләрне балаларга өйләренә барып бирделәр, җылы теләкләрен җиткерделәр, укуларында һәм иҗатларында уңышлар теләделәр.
С. Габунова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4118

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.