Ватан Батырлары көне уңаеннан Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә дә тантаналы төстә истәлекле чара оештырылды. Әлеге кичә Чуваш Кулаткы авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Иван Васильевич Ильгачевка, Вязовый Гай авылында туып үскән, Сирия җирендә һәлак булган якташыбыз, Россия Герое Рәфәгать Мәхмүтович Хәбибуллинга һәм Равил Абдулхаевич Рамазановка багышланган иде.
Бу тантанада геройларыбызның якын туганнары, кардәшләре олы кунаклар буларак катнаштылар.
Геройлар көне аеруча җанлы рәвештә үтте. Анда Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең укучылары, якташларыбызның батырлыкларын якты итеп искә алып сөйләделәр.
Бәйрәмдә кече һәм өлкән сыйныф укучылары искиткеч концерт номерлары ясап, залда утыручыларның күңелендә патриотик рух уяттылар. Аларның чыгышлары Геройларыбызга карата олы ихтирам хисләре тудырды.
Рөстәм Арифуллин.
Дек 12 2018
Геройларыбызны искә алдык.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2908
Свежие комментарии