20 ноябрьдә Иске Кулаткы эшчеләр поселогының “Гани” мәчетендә Мәүлид мәҗлесе булып үтте. Бу олы чарада әлеге мәхәлләнең мөселманнары, Иске Кулаткы районы Башлыгы Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев, Ульяновск өлкәсенең баш мөфтие Илдар хәзрәт Сафиуллин, “Биләр” мәдрәсәсенең мөгаллимнәре катнашты.
Әлеге чараны “Гани” мәчетенең баш имамы Рәхимҗан хәзрәт Фәйзуллин алып барды. Мөселманнар Мәүлид кичәсендә бердәм булып догалар кылдылар, намаз укыдылар һәм Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәребезгә салаватлар әйттеләр.
Ноя 27 2018
Мәүлид — олуг бәйрәм
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2896
Свежие комментарии