Агачлар шаулап үсәр

Өлкә Губернаторы С. И. Морозов илебездә һәр ел оештырылып килгән “Бөтенроссия урман утырту” экология
акциясенә зур игътибар бирә. Быел да бу мөһим чарада Ульяновск өлкәсеннән өч меңнән артык кеше катнашты. Әлеге акция кысаларында Иске Кулаткы районында да зур эшләр башкарыла. Соңгы елларда Иске Кулаткы эшчеләр поселогында һәм авылларда халык ярдәме белән бихисап агачлар утыртылды. Бу эштә мәктәп укучылары да зур активлык күрсәтәләр.
15 май көнне Иске Кулаткы эшчеләр поселогының Яшьләр паркында да агачлар утырту буенча зур өмә булып үтте. Әлеге өмәгә район үзәгенең учреждениеләрендә, оешмаларында хезмәт итүчеләр, кулларына эш кораллары тотып, бердәм булып, чыктылар.
Агач утыртуда ир-егетләр көрәкләр белән казу эшләре алып бардылар, ә хатын-кызлар чиләкләр белән су ташып, яшь үсентеләрне коеп йөрделәр.
Әлеге чарада Иске Кулаткы дәүләт механика-технология колледжының студентлары аеруча актив катнаштылар. Ул көнне Иске Кулаткы балаларга өстәмә белем бирү үзәге Яшьләр паркына бихисап облепиха үсентеләре, Иске Кулаткы “Транстехсервис” оешмасы яшь алмагачлар утырттылар.
Яшьләр паркы көннән- көн ямьләнә бара һәм ул киләчәктә тагын да матурая төшәр, чөнки аны төзекләндерү махсус программа буенча алып барыла.
Р. Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2635

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.