Бала туу – мөһим вакыйга

Бала туу — һәр гаиләдә иң көтелгән һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе, чөнки балалар тормышка ямь һәм онытылмаслык мизгелләр өсти.8 май көнне Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче яшь гаилә Алсу һәм Руслан Ходаевларның уллары Әсхәт туды. Алсу — “Россия көненә патриот тудыр” өлкә акциясендә катнашучы.
15 май – Халыкара гаилә көне аларга икеләтә бәйрәм булып истә калачак, чөнки бу көнне район больницасының балалар тудыру бүлегендә Ходаевларның уллары Әсхәтне чыгару тантанасы үтте. Бала туу – гаилә шатлыгы гына түгел, бөтен район өчен зур куаныч.
Яшь гаиләне шатлыклы вакыйгалары белән район администрациясе Башлыгының беренче урынбасары В.А. Деникаева, район ЗАГС бүлеге начальнигы Э.К. Багдалова, “Гаилә” үзәге белгече Д.М. Салихова, район больницасының табиб-гинекологы Э.А. Кунеевская, табиб-педиатр Н.Т. Бурнашева ихластан котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Ә инде “Гаилә” үзәге белгече Г.Р. Рафикова Ходаевлар гаиләсенә дәүләт тарафыннан каралган социаль ярдәм турында аңлатма бирде.
Без дә Алсу һәм Русланны сабыйлары туу белән котлыйбыз. Балалары исән-сау гына үсеп, тәртипле, тәүфыйклы булып, әти-әнисенә таяныч, илебезгә лаеклы гражданин булсын иде. Бәбиләр туып торсын, илебез тыныч булсын.
Ә. Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2631

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.