Хыялыбыз тормышка ашты

Салиховлар гаиләсе

Ульяновск өлкәсендә бер бала тәрбияләүче гаиләләргә торак сатып алуда ярдәм итү турындагы закон эшләнә. Йорт төзүчеләр һәм профильле Министрлыклар башлыклары катнашында үткән киңәшмәдә Губернатор Сергей Морозов: “Хәзерге вакытта күчемсез милек базарында рекордлы түбән бәяләр урнашса да, материаль яктан авыр хәлдә булучы гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен ярдәм кирәк. Шундый чараларның берсе: ипотека буенча беренче кертемне түләү өчен бер тапкыр бирелә торган түләүнең күләмен арттыру. 2018 елның 1 январеннан бу түләү 150 меңгә кадәр арттырылган. Бүген инде мин “Губернатор ипотекасы” программасында катнашучыларның санын арттыру өчен, законнар чыгаруга үзгәрешләр кертү турында йөкләмә бирдем. Агымдагы елның 1 январеннан беренче бала туган гаиләләр безнең ярдәм белән үзләренең торак шартларын яхшыртсын иде, — дип ассызыклады. Транспорт, торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш һәм сәнәгать Министры Дмитрий Вавилин әйтүенчә, өлкәдә күп фатирлы йортлар төзүнең пигы 2014 елда күзәтелгән һәм бүген дә регион каршында әлеге күрсәткечләргә кайту бурычы тора. Торак төзүне стимуллау өчен халык арасында торакка ихтыяҗны арттыру таләп ителә. Тәкъдим ителгән ярдәм чаралары бер бала тәрбияләүче яшь гаиләләргә ипотекага яңа уңайлы торак сатып алырга мөмкинлек бирә. — “Губернатор ипотекасы” кысаларында социаль түләүләрнең күләмен арттыру әлеге программада катнашырга теләүчеләрнең саны артуга сәбәп булды. Үткән елда без торак сатып алуга 230 сертификат бирсәк, агымдагы елның январеннан бюджет тармагында хезмәт итүче 64 кеше ярдәм алды. Быел бу максатларга регион бюджетыннан 40 миллионга якын акча юнәлтелгән», — дип искәртте Дмитрий Вавилин.Өй салуга тотынган кеше аның кыенлыкларын, эш башлаганчы сизелмәгән-күренмәгән якларын үзе генә белә. Яшь гаиләләргә бигрәк тә, әти-әниләр, туганнар булышмаса, үзеңә генә әлеге мәсьәләне чишү бик кыен. Бу нисбәттән, ярдәмгә дәүләт программалары уңышлыгына эшләп килә.
Безнең районда да “2013 елга кадәр авылның социаль үсеше” федераль максатчан программа нигезендә күп кенә яшь гаиләләр өйләр торгызды яисә торак сатып алды. Әлеге программа авыл җирендә яшәүче һәм бюджет өлкәсендә эшләүче, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булучы яшь гаиләләргә каралган. Бу программа 2009 елдан алып 2014 елга кадәр эшләде. Хәзер инде моңа алмаш буларак яшьләр өчен башка программалар тормышка ашырыла.
Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Руфия һәм Рафаэль Салиховлар да “Авылның социаль үсеше” федераль максатчан программа кысаларында өч ел элек үзләренә яңа өй торгыздылар.
— Әлеге программа турында ишеткәч, без бәхетебезне сынап карарга булдык. Кирәкле документларны җыеп, район администрациясенә мөрәҗәгать иттек. Андагы белгеч Лилия Фәритовна Бадаева безгә барысын да җентекләп аңлатты һәм чиратка бастырды. Чиратта без сигез ел тордык. Акчаның беренче өлеше төшкәч, 2013 елда йортның нигезен салдык, кирпеч, цемент һәм башка төзү материаллары сатып алдык. Акча бирелгән саен йорт күтәрелә башлады. Өебезне үзебез уйлаган проект белән төзедек. Һәм, ниһаять, 2014 елның җәендә үз өебезгә күчәргә насыйп булды. Әлегә кадәр фатирда торганга күрә, ике катлы өебез булуга без бик сөендек. Өебез матур, иркен, үзебезгә бик ошый. Хәзер инде кош-корт асрарга да, яшелчә үстерергә дә мөмкинлегебез бар. Хыялыбыз тормышка ашуга без бик канәгать. Сөенечебезнең чиге юк. Форсаттан файдаланып район, өлкә җитәкчеләренә яшь гаиләләрне игътибар үзәгендә тотканнары, ярдәм итәргә омтылганнары, тормышлары белән кызыксынганнары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Булганына шөкер итеп, авыл җиренең тәмен тоеп, ике балабызны тәрбияләп, матур тормыш итәргә насыйп итсен. Дөньялар тыныч булып, исән-имин яшәргә язсын дигән теләктә калабыз, — дип уй-фикерләре белән уртаклашты гаилә башлыгы Рафаэль Мөнирович.
Салиховлар гаиләсе соклану хисләре генә уята. Алар районда үрнәк, тырыш гаилә булып санала. Хәзерге вакытта гаилә Башлыгы Рафаэль Мөнирович вахта ысулы белән Сургутта хезмәт итә. Руфия Рәкыйповна озак еллар Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә җыр дәресе укытучысы булып эшли. Өлкән кызлары Эльнара VI сыйныфта укый, кече кызлары Рената “Гөлчәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнә, мәктәпкә барырга әзерләнә.
Әлеге гаилә районның җәмәгать тормышында да актив катнаша. Районда оештырыла торган спорт чараларында актив катнашып, өлкә күләмендәге ярышларда да Салиховлар гаиләсе ничә тапкыр районыбызның данын яклады. Руфия Рәкыйповнаны искекулаткылылар моңлы тавышлы җырчы буларак беләләр. 2016 елда аның җитәкчелегендәге “Сандугачлар” мәктәп хоры Ульяновск шәhәрендә узган “Россия балалары җырлыйлар” мәктәп хорларының Бөтенроссия фестиваленең региональ этабында — “Халык хоры” номинациясендә лауреат, ә инде Бөтенроссия күләмендә өченче урынга лаеклы булды. Кызлары Эльнара һәм Рената да әнисе үрнәгендә сәнгатькә гашыйклар. Алар төрле иҗади конкурсларда катнашып, район сәхнәсендә еш кына чыгышлар ясыйлар.
Руфия һәм Рафаэль Салиховлар әниләре Гөлфия Расимовна һәм Наилә Абдулахатовна белән дә җылы мөнәсәбәттә булып, дус-тату яшиләр, аларның фикерләренә колак салалар, бар эштә дә аларга ярдәм итәләр.Салиховлар гаиләсенә киләчәктә дә ныклы, тырыш, үрнәк гаилә булып, мәхәббәттә, тугрылыкта яшәргә насыйп итсен.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2431

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.