Егетләрнең уңганнары бар бездә

23 февраль көнен илебез традиция буенча зур бәйрәм буларак билгеләп үтә. Бу көнне без Ватаныбызны яклауда батырларча hәлак булган якташларыбызны искә алабыз, ветераннарны, локаль сугышта катнашканнарны, хәрби бурычларын үтәүче егетләрне, гомумән, hәр гаиләнең таянычы булган ир-атларны тәбриклибез. Бәйрәм уңаеннан, 22 февраль көнне район мәдәният йортында да тантаналы чара һәм “Авыл егете” конкурсы үткәрелде. Залда төрле буын һәм төрле яшьтәге Ватан сакчылары җыелган: ветераннар, запаста булган хәрби хезмәткәрләр, булачак солдатлар, мәктәп укучылары һәм, әлбәттә инде, аларның әниләре, хатыннары, дус кызлары, хезмәттәшләре урын алган иде. зне район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов котлады.
— Бүген без котлау һәм рәхмәт сүзләрен Ватаныбызны яклаганнар һәм яклаячак егетләребез адресына юллыйбыз. Хәрби хезмәт һәрчак көчле, кыю кешеләр эше булды. Алар өчен Ватанны ярату, аның мәнфәгатьләрен яклау – ул хәрби бурычка тугры калуны, аны азаккача үтәргә әзер булуны аңлата, — дип сөйләде ул сәламләү чыгышында. И. А. Аблязов шулай ук Ульяновск өлкәсе Губернаторы С. И. Морозов исеменнән Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннар, интернациональ бурычларын үтәгән сугышчылар, армиядә хезмәт итүчеләр – туган җиребез данын яклаучылар, бүген дә Кораллы Көчләр сафында хезмәт итүчеләр адресына күп кенә җылы сүзләр ирештерде. Футбол уены буенча “Мәктәп лигасы” өлкә ярышларында беренче урынны яулаган Россия Герое Р. М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе укытучысы К. С. Сәлимовка һәм өченче урынга лаек булган Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбе укытучысы Р. Х. Ахмәтҗановка Рәхмәт хатлары тапшырды. Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының беренче урынбасары В. А. Деникаева да барлык ир-атларны бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерде һәм өлкә ярышларында җиңү яулаган командаларны сәхнәгә чакырды. Ул яшь футболчыларыбызга киләчәктә дә җиңүләр теләп, район Башлыгы Э. Ә. Ганеевның махсус бүләкләрен тапшырды. Чараны Иске Кулаткы балаларга өстәмә белем бирү үзәге укучыларының патриотик темага багышланган шигырьләре һәм җырлары дәвам итте. Бәйрәм котлауларын район Советы депутатлары исеменнән С. Ф. Нугаева һәм запаста булган хәрби Р.С. Мәзитов та райондашларына җиткерделәр. В. А. Деникаева һәм Л. Р. Байбикова башкаруында йөрәкләргә үтеп керерлек моңлы җыр яңгырады. Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Тантаналы чара Җиңү һәйкәленә венок кую белән тәмамланды.
Бәйрәм программасын “Авыл егете” конкурсы дәвам итте. Чараны Иске Кулаткы сәнгать мәктәбе директоры Л. Р. Амирова һәм укытучы Л. Р. Байбикова алып бардылар. Конкурс тантаналы рәвештә җюри әгъзалары белән таныштырудан башланды. Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист һәм язучы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты мәгълүмати-аналитик идарәсе җитәкчесе Гөлназ Фирдинат кызы Шәйхи, Ульяновск өлкәсенең татар мәдәният үзәге директоры Рамилә Хәйдәр кызы Сафина,Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре,»Өмет» газетасының җаваплы сәркәтибе Рузия Генерих кызы Хәлимова, Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының беренче урынбасары Венера Адельхан кызы Деникаева, У Иске Кулаткы районы “Күмәк көч” газетасының баш редакторы Сабира Әдип кызы Абитова, районыбызның хатын-кызлар Советы рәисе Марисә Шәйхи кызы Хаметова һәм районыбызның татар автономиясе рәисе Наилә Мөнир кызы Рамазанова – жюри әгъзалары вазифаларын башкардылар. “Авыл егете” бәйгесендә егетләрнең “иң-иң”нәре билгеләнде. Җиңүгә лаек булыр өчен алар төрле конкурсларда көч сынашты. Бәйге башында һәр катнашучы үзе белән якыннан таныштырып узды. Аларның әзерлегеннән бу чарага бик җитди караулары күренде. Үзләренең гаиләләре, кызыксынган шөгыльләре, киләчәктә кем булырга теләүләре турында берсен дә калдырмыйча, җентекләп сөйләделәр. Үзләре белән таныштыруны кайсылары – слайд, кайсылары видео рәвешендә әзерләп килгән. Катнашучылар, шулай ук, пешереп алып килгән милли ризыкларын жюри әгъзаларына тәкъдим иттеләр. Алты егет, берсеннән-берсе калышмыйча, үзләренең көчен, җитезлеген һәм сәнгать осталыкларын төрле сынаулар үтеп күрсәттеләр. Конкурсның нәтиҗәләре буенча Иске Атлаш авылыннан Айрат Сөнчәләев — “Иң уңган егет”, Яңа Яндука авылыннан Рамил Фәйзуллин — “Иң өлгер егет”, Вязовый Гай авылыннан Булат Мортазин – “Сәнгать остасы”, Кирюшкино авылыннан Раил Бикмәтов — “Иң тапкыр егет”, Бахтеевка авылыннан Павел Безрученко “Халык күңелен яулаган егет” номинацияләрендә җиңү яуладылар. Ә инде Иске Мостяктан Роман Луньков әлеге бәйгедә җиңү яулады. Ул үзенең җиңүче исеменә лаек икәнен конкурслар дәвамында тулысынча исбат итте. Моңлы итеп татар җырын да, менә дигән иттереп бию дә башкарды. Афәрин, егетләр! Безнең арада туган телен, милләтен һәм халкын хөрмәт иткән, тырыш, уңган егетләребез булуы бары тик горурлык хисләре генә уята. Бәйрәм чарасы күмәк төстә аягүрә «Туган тел»не җырлау белән тәмамланды.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2436

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.