Кыш бабайлар, кар кызлары бәйрәмгә безне дәшә!

Вакыт бер минутка да туктамый алга ашкына. Аны күпме генә теләсәк тә туктата алмыйбыз. Һәрбер көн үзенең истәлекле бер мизгеле белән күңелдә кала. Тагын бер ел сизелмичә узып бара, без яңа 2018 елга аяк басабыз.
22 декабрь көнне район мәдәният йорты каршында Яңа елның үзәк Чыршысын ачу тантанасы булды. Ул Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм әкият геройлары парады белән башланды. Үзәк Чыршыны ачу тантанасына халык бик күп килгән иде. Балаларның күп булуы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Бәйрәмдә районыбыз буенча “Иң яхшы чыршы уенчыгы” дип игълан ителгән конкурска нәтиҗәләр ясалды. Иң матур уенчыклар чыршыга эленде, ә җиңүче балаларга грамоталар тапшырылды.
Бәйрәм кәефе бөтен җирдә дә тоела иде. Һәркемнең төп игътибары сәхнәдә булды. Биредә беркемне дә битараф калдырмаган үзешчән артистлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, олысы да, кечесе дә шаян җырлар астында биеде. Шундый күтәренке кәеф белән без Яңа 2018 елга да аяк басабыз. Яңа ел белән сезне, дуслар!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2280

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.