21 нче декабрь көнне район мәдәният йортында ЗАГС оешуга 100 ел тулу уңаеннан матур бәйрәм кичәсе булып үтте. Анда районыбызның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, шушы тармакта озак еллар намус белән хезмәт иткән ветераннар, авыллар советларында элеккеге елларда гражданлык хәле актларын теркәүче хезмәткәрләр хөрмәтләнде. Район Башлыгы Э.Ә. Ганеев шушы уңайдан аларны тәбрикләп, Рәхмәт хатлары, почет грамоталары тапшырды һәм аларга карусыз хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде. Кичә концерт белән дәвам итте.
Дек 21 2017
ЗАГС хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2274
Свежие комментарии