Киләчәк Яңа 2018 ел алдыннан Иске Кулдаткы районында төрле бәйрәм чаралары шау-гөр итеп үтеп торалар.
22 декабрьдә Иске Кулаткы район мәдәният йортында “ Кышкы вальс” дигән бәйге узды һәм ул матур бәйрәм булып, күңелләргә кереп калды.
Әлеге чарада мәктәп укучылары, балалар бакчаларының нәниләре үзләренең осталыкларын күрсәтеп, залда утыручыларга рәхәт ял бирделәр. Аларның талантын районыбызның жюри әгъзалары бәяләделәр. Бу матур чара күңелләрне яктыртып җибәрде һәм Яңа 2018 елга яшәргә яңа дәрт өстәде сыман.
Р. АРИФУЛЛИН.
Дек 27 2017
«Кышкы вальс» җанландырды
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2288
Свежие комментарии