«Бердәм Россия» партиясенең XXVIII конференциясе узды

2 декабрь көнне Ульяновскида “Бердәм Россия” партиясенең XXVIII региональ конференциясе узды. Анда безнең Иске Кулаткыдан да район депутатлары Советы рәисенең урынбасары М. М. Бәширов җитәкчелегендәге делегация катнашты.
Әлеге чараның төп мәсьәләләре региональ политсоветның составын яңарту, Партиянең XVII Съездына Ульяновск өлкәсеннән делегатлар сайлау, региональ бүлекчәләр тарафыннан 2017 елда башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен барлау һәм 2018 нче сайлаулар елына төп юнәлешләрне билгеләү иде. Конференциядә 600 гә якын партия члены катнашты. Алар арасында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәләреннән делегатлар, региональ политсовет һәм региональ контроль-ревизияләү комиссияләре әгъзалары, депутатлар корпусы, җәмәгатьчелек, масса-күләм мәгълүмат чаралары да бар иде. Ә Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов конференциядә почетлы кунак буларак катнашты.
Чара барышында конференциядә катнашучылар ачык тавыш бирү рәвешендә “Бердәм Россия” партиясенең XVII Съездына 5 делегат сайладылар. Партиянең региональ бүлекчәсе Секретаре Анатолий Бакаев белдерүенчә, кандидатларны билгеләүдә башлангыч бүлекчәләр вәкилләренә өстенлек бирелде. Чөнки муниципаль берләшмәләр проблемаларын нәкъ “башлангыч”лар яхшы беләләр һәм халык белән эшләүдә, аларның мәсьәләләрен хәл итүдә башлангыч партия оешмалары зур роль уйныйлар.
«Партия Съездына баручы делегатлар арасына башлангыч партия оешмалары секретарьларын сайлау очраклы түгел. Алар үз җирлекләрендә яшьләрне, халыкны Партиягә кертү, аның тарафдарларын арттыру эшен яхшы алып баручылар. Шулай ук сайлау кампанияләрен оешкан төстә үткәрүдә, партия проектларын тормышка ашыруда актив катнашучылар. Халык белән эшләүчеләрне, Партиянең төп идеяләрен һәм идеологик юлламаларын халыкка җиткерүләрен исәптә тотып, без зур чарага юнәлдерергә булдык, — дип билгеләде Анатолий Бакаев.
Регионыбызны Партиянең XVII Съездында партиянең Тереньга җирле бүлекчәсенең Красноборское башлангыч оешма секретаре, Тереньга районының янгын куркынычсызлыгы хезмәтенең янгын сүндерүчесе Сергей Кузьмин, Иске Майна районы җирле бүлекчәсенең Шмелевка башлангыч оешмасы секретаре, Матвеевка урта мәктәбенең укыту-тәрбия бирү эше буенча директор урынбасары Нина Краюхина, Димитровград җирле бүлекчәсенең башлангыч партия оешмасы секретаре, “Алтын әтәч” балалар бакчасының укытучы логопеды Светлана Крутикова, Яңа Малыклы җирле бүлекчәсенең Старокульковское башлангыч оешмасы секретаре, Яңа Малыклы районының ЕДДС диспетчеры Андрей Пушкин һәм Мәләкәс районының Рязаново башлангыч партия оешмасы секретаре, Рязаново урта мәктәбе директоры Иван Саляев тәкъдим итәчәкләр.
Конференция эшенең тагын мөһим юнәлешләреннән берсе региональ политсовет активын яңарту иде. “Бердәм Россия” Уставы буенча Партиянең региондагы җитәкчелек составы ел саен 10 процентка яңартылып торырга тиеш. Ульяновскиның “бердәмроссиялеләр” лидеры Анатолий Бакаев шушы көнгә кадәр эшләп торган политсовет активына рәхмәтләрен җиткереп, аларның тәҗрибәләре һәм белемнәре Партия эшенең башка җаваплы участокларында да кирәк булачак әле, дип ассызыклады. Ул шулай ук җирле политсоветлар составларының да яңартылуын искә төшереп узды. “Партиянең урындагы политсоветлары составына җәмәгать фикеренең лидерлары, Партия алдына якташларыбыз куйган максатларны тормышка ашырырга теләкләре һәм мөмкинлекләре булган кешеләр керде”, — диде. Региональ политсовет составына исә региональ башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Алла Акимова, “Бердәм Россия” нең Яшьләр Гвардиясе” нең Ульяновскидагы региональ бүлекчәсе җитәкчесе Анастасия Боровая, Ульяновск өлкә клиник больницасының баш табибы Павел Дегтярь, Ульяновскиның региональ проектларга ярдәм итү фонды президенты Константин Исаев, “Проминвест” генераль директоры Николай Мясников, Мәләкәс районының администрация Башлыгы вазифаларын үтәүче Сергей Сандрюков, Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый палата аппараты директоры Дмитрий Травкин һәм Тереньга районының администрация Башлыгы Григорий Шерстнев керделәр.
Мәгълүмат “Бердәм
Россия” партиясенең
Ульяновск региональ
сайтыннан алынды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2233

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.