Кызыксынып һәм күпмедер дәрәҗәдә горурланып мәктәпкә таба атлаган адымнар. Әлеге олы юлга кереп китү нәкъ менә шушы беренче адымнардан тора. Мондый адымнар әле безнең тормышта еш кабатланыр. Көн арты көн үтелер, китап арты китап укылыр, белем өстенә белем, тәҗрибә өстенә тәҗрибә өстәлер.
Әлеге көн һәр кешенең дә диярлек күңелендә сакланадыр. Мәктәптә уку еллары безнең тормышыбызда зур урын алып тора. Мәктәпне тәмамлаган чакта без инде тагын да зуррак юлга адым атлар кешеләр булып тәрбияләнеп чыгабыз. Әлеге юллар безне дөньяның төрле төбәкләренә алып китәргә сәләтле. Әмма, кайда гына китсәк тә, без үзебезнең кем булып чыгуыбызга әти-әниләребез белән беррәттән мәктәпкә һәм анда белем биргән беренче укытучыларыбызга рәхмәтле булачакбыз.
Авг 30 2017
Мәктәпкә беренче адымнар
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1935
Свежие комментарии