Африка чумасыннан ничек сакланырга?

22 август көнне Павловка район үзәгендә көньяк районнарының ветеринария службалары, авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары һәм белгечләре, мәгълүмат чаралары вәкилләре, полиция хезмәткәрләре һәм башка службалар вәкилләре катнашында киңәйтелгән гадәттән тыш комиссия утырышы узды. Анда безнең Иске Кулаткы районыннан да администрациянең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И. К. Аделов, аучылык буенча җәмәгать оешмасы белгече Н. В. Кашкуров, район ветстанциясенең баш ветеринар врачы И. С. Рәхмәтуллин, ветеринар врач Ү. Х. Масиев, участок ветеринары И. Р. Бахтиев катнаштылар. Утырышта каралган төп проблема — күрше Саратов өлкәсенең Хвалынск районы Горюши авылында ачыкланган дуңгызларның африка чумасына каршы чаралар күрү.
14 августта бездән ерак та булмаган авылда кинәттән дуңгызлар үлә башлый. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу турында тиз арада өлкә ветеринария службасына хәбәр итәләр, көньяк районнарына да тулы әзерлектә булырга боерык бирелә. Икенче көнне Иске Кулаткы районы белән Саратов өлкәсе арасындагы чиккә полиция хезмәткәрләре баса һәм районга килүче барлык транспортны тикшереп озаталар. Нәтиҗәдә, 76 шик тудырган транспорт средствосы тикшерелә, әмма районга куркыныч яный торган ит продукцияләрен кертү очраклары ачыкланылмый.
Гадәттән тыш хәл барлыкка килү сәбәпле оештырылган бу комиссия утырышын Ульяновск өлкәсенең ветеринария агентлыгы җитәкчесе Нина Ивановна Пелевина алып барды. Күрше районнарда хуҗалыкларда йөреп, дуңгызлар санын тикшерү эшләре, халыкка аңлату, җыеп сөйләү кебек чаралар тулы куәткә бара, дип сөйләделәр Павловка, Новоспасск районнарының ветеринария службалары белгечләре. Безнең районда күпчелек мәселманнар яшәү сәбәпле, татар авылларына куркыныч янамый, дип әйтергә була. Әмма руслар һәм чувашлар яшәгән авыллар халкы, бигрәк тә шәхси хуҗалыкларында дуңгыз асраучылар өчен игътибарлы булып, тиешле чаралар күрү мөһим.
— Дуңгыз чумасы безнең өлкәдә түгел, күршедә, дип кул кушырып утырырга түгел. Барлык чараларны күреп, моны безнең районга кертмәс өчен көн дими төн дими эшләргә кирәк, — дип кисәтте Н. И. Пелевина. Ветеринария службаларына, полиция хезмәткәрләренә, авыл хуҗалыгы идарәләренә халык белән эшләргә, хуҗалыкларында дуңгызлар асраган фермерларга нинди чаралар күреп, чумадан сакланырга кирәклекне аңлатырга киңәш бирде. Чөнки бүген бу хәл күршедә булса, иртәгә безнең өлкәгә килеп җитәргә мөмкин. Күршеңдә янгын чыкканда, син дә карап тормыйсың бит, аңа да янгын сүндерергә булышасың, үзеңнең өеңә ут күчмәсен өчен чаралар күрәсең, — диде. — Бу хәл коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, ул да булса африка чумасы бөтен өлкәгә таралса, дуңгызлар фермаларын юк итәргә туры киләчәк. Шундый кызу уңыш җыю чорында өлкәдә карантин кертелгән очракта, регионыбызда зур күләмдә югалтулар булачак. Өстәвенә фермерларга югалтуларны компенсацияләргә өстәмә средстволар таләп ителәчәк. Россия Федерациясендә бүгенге көнгә 91 африка чумасы таралу очрагы теркәлгән. Искәртеп үтәбез, бу дуңгызлар авыруы гына. Мәскәү, Саратов, Волгоград өлкәләрендә, Краснодар краенда дуңгызлар авыруы ачыкланган. Ульяновск өлкәсенең көньяк районнарына африка чумасы кагылган очракта, гомуми югалту 66 миллион сум тәшкил итәргә мөмкин, дип белдерде өлкә ветеринария агентлыгы җитәкчесенең урынбасары А.В.Портнов.
Нәрсә соң ул дуңгызларның африка чумасы? Бу вируслы, тиз башланучан һәм күп вакыт үлем белән тәмамлана торган авыру. Ул бары тик йорт һәм кабан дуңгызларында була торган гына авыру. Африка чумасына каршы вакцина юк һәм әлеге авыруны дәвалап булмый.
Бу авыруны тарата торган вирус туфракта 112 көн, какланган иттә 170 көнгә кадәр яши. Шулай ук туңдырылган дуңгыз итендә 3 елга кадәр саклана. Дуңгызларга әлеге авыру азык аша, шулай ук авыру хайваннар янында булган башка хайваннар, кош-кортлар аша да күчә.Авыру дуңгызларның итен ашарга ярамый, авыру ачыкланылмаган, әмма шуңа охшаш билгеләр булганда да, бу төр итне кулланырга ярамый. Авырый башлаган дуңгызларда кызыл таплар барлыкка килә, борыннарыннан кан китә, муеннары шешә башлый һәм алар тиз арада егылып үлә.
Мондый авыру булу куркынычын тойганда һәм авыру ачыкланган очракта нинди чаралар күрергә кирәк? Бу турыда комиссия утырышында тулы итеп сөйләнелде. Хайваннарны терлек абзарларыннан, йорт эченнән чыгармаска. Көтүгә йөрсәләр, әлегә йөрүне туктатырга. Башка хуҗалык дуңгызлары белән контактны булдырмаска. Азыкларын тиешле тикшеренү узганлыгы турындагы документлары булган оешмалардан гына алырга. Дәүләт ветеринария службасы ризалыгыннан башка дуңгызлар сатып алмаска. Хайваннарга бирә торган аш калдыкарын 10-20 минут пешереп алганнан соң гына ашатырга. Даими рәвештә авыру билгеләре юкмы дип тикшереп карап торырга.
Кинәт кенә дуңгызларның авырып китү яки үлү очраклары булган вакытта тиз арада авыл администрациясенә яки ветеринария службасына хәбәр итәргә кирәк, ашыгыч чаралар күрү проблеманың зураеп китүеннән качарга ярдәм итәчәк, дип сөйләде Новоспасскидагы ветеринария үзәге начальнигының урынбасары Д.И. Абдуталипов.
С. Абитова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1938

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.