Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының төп эш көне

2 августта, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында “Казан” милли-мәдәниүзәгендә “Гаилә, демография, миллитәрбия” дискуссия мәйданчыгы эшләде.
Модераторы — танылган галим, Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйлаҗев иде.
Анда татар халкының үз саклануы өчен үтә актуаль булган мәсьәләләр каралды.

3 август — Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының икенче, төпэшкөне. Иртән иртүк делегатлар һәм кунаклар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына җыелдылар. Биредә съездның пленар утырышы узачак. Утырыш алдыннан җыелган халык махсус әзерләнгән күргәзмә белән таныша тора. Анда бүгенге көн рәссамнар, дизайнерлар һәм стилистлар тарафыннан башкарылган заманча татар милли киемнәре күрсәтелә.
Пленар утырыш ике өлештән торачак. Иртәнге утырыштан эш төшке ашка бүленеп алыначак. Төштән соң съездның төп документлары, карарлары кабул ителәчәк дип көтелә.
Кич белән съезд эшенә катнашучылар “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексына барачак. Анда алар махсус күргәзмәләр белән танышачак. Кунаклар хозурына халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк. Соңыннан делегатларны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән кабул итү мәҗлесенә көтеләр.

Әлеге конгресс турындагы тулы материалны газета битләрендә укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1833

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.