Яшел уракта сыналыр чак

Бахтеевка производство кооперативында җәйге кыр эшләре көннән-көн кызу темп ала. Хуҗалыкның механизаторлары уңай һава шартларының барлык мөмкинлекләреннән файдаланып, терлек азыклары хәзерләү белән шөгыльләнәләр.
Быел 448 гектарда үстерелгән печәнне җыеп аласы бар. Механизаторлар Виктор Мансуров, Иван Чагаков, кырда күпъеллык үләннәрне чабуда катнашалар, Марс Исмаилов тырма белән коры печәнне җыя, ә Виталий Васильев яшел уңышны пресслый. Хәзерге вакытка хуҗалык 70 тонна коры печән хәзерләде инде.
Бу эш белән беррәтән сенаж хәзерләү дә бара. Механизатор Абдулла Бикмаев “КСК-100” комбайны белән яшел массаны чаба. Кыр белән терлек азыклары базасы арасында техниканың гөрелтесе бер дә тынмый. Мезанизаторлар Игорь Якушев, Марат Бикмаев, Геннадий Чагаков “Т-150” һәм “МТЗ-82” тракторлары белән сенажны терлек азыклары базасына ташыйлар.
Хуҗалыкны баш белгече Ә. Я. Нәүмәтуллин берөзлексез кырда булып уңыш җыючы механизаторларның эшләре белән кызыксына һәм төрле проблемалар килеп чыкса аларны уңай якка хәл итүдә булыша.
Р. Арифуллин.
Автор фотосы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1744

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.