23 февральдә илебез халкы Ватанны саклаучылар көнен билгели. Искекулаткылылар яу кырында да сынатмадылар, аннары тыныч елларда да Ватаныбыз каршында үзләренең изге бурычларын намус белән үтәделәр. Кораллы Көчләр сафларындагы егетләребез “кайнар нокталар” да һ.б. урыннарда батырлык үрнәге күрсәтеп, башкаларга үрнәк булып калалар.
Хөрмәтле ир – егетләребез! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, бәхетле булыгыз! Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, муллык, һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.
Э.Ә. ГАНЕЕВ,
Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы политсовет Секретаре.
И.А. АБЛЯЗОВ,
Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы.
Свежие комментарии