Футболда җиңү безнеке

8 сентябрь көнне Радищево эшчеләр поселогында футбол буенча Ульяновск өлкәсе Беренчелегенең 8 нче йомгаклау туры үтте. “Көньяк” зонасында узган футбол уеннарында безнең Иске Кулаткы районының җыелма командасы Радищево командасы белән уйнады. Нәтиҗәдә уеннар безнең җиңү – 0:6 исәбе белән тәмамланды.
“Кулатка” командасының уенчылары каршы як капкасына Булат Бекеров – өч гол, Реналь Мулюков, Реналь Асанов һәм Динис Мусеев берәр гол кертеп, командага һәм районга җиңү китерделәр.
Районыбыз футболчыларын лаеклы җиңүләре белән котлап, киләсе уеннарда да уңышлар теләп калабыз. Алда аларны “Төньяк” зонасында футбол уеннары көтә. Шушы көннәрдә командабызга каршы уйнаучы көндәш команда билгеле булачак.
Рафаэль Мадьяров,
Иске Кулаткы район администрациясенең физик культура, спорт һәм яшьләр ялын оештыру бүлеге мөдире.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=13136

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.